Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 11 мае, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  138 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 45 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 3 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 63 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 4 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.

10.05.2018 ел 00.54 Югары Ослан МР, Студенец авылы, «Сайяр» бакчачылар ширкәте.

Бер катлы кирпеч бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 36 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1948 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

10.05.2018 ел 15.02 Түбән Кама МР, «Шинник» бакчачылар ширкәте, участок.

Бакча участогында төзелеш материаллары янды. Мәйданы 30 кв.м. Эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта 1952 елгы ир-ат пешү җәрәхәтләрен алды. Аны Түбән Кама хастаханәсенең хирургия бүлегенә алып киттеләр. Янгынның сәбәбе – эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International