9 майда 10.00 дә Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Совет халкы җиңүенең 73 еллыгына багышланган тантаналы чаралар меңнән артык кеше катнашкан Казан гарнизоны гаскәрләренең шәхси составын тезүеннән һәм бәйрәм прологыннан башланды. ГТХМ парад хисабын байрак төркеме җитәкләде.