Бөгелмәдә янгын сүндерүче Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин стеласына чәчәкләр салу тантанасы үтте

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Бөгелмәдә Җиңү Көне алдыннан Татарстанның көньяк-көнчыгыш якларының ГТХМ хезмәткәрләре янгын сүндерүче Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин стеласына чәчәкләр салдылар. Ул сугыш елларында үз күкрәге белән дошман пулеметын каплап,  йөзләп сугыш иптәшләренең гомерен коткарган. Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә герой батырлыгы өчен сержант Гафиатуллин Советлар Союзы Герое исеменә Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медаленә лаек булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International