2018 елда 7 майда Казанда FIFA 2018 Дөнья Футбол Чемпионатының тест матчы узачак. Турыдан-туры стадионда һәм аның янында Дәүләт янгын күзәтчелегенең хезмәткәрләре кизү торачак , янгын сүндерүчеләр һәм шәхси состав белән авария-коткару автомобильләре, шулай ук радиацион һәм химик мониторинг күчмә комплекслары куелачак. Казансу елгасы акваториясен йөзү чаралары патруль итәчәк.