Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  204 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 65 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 105 тапкыр,  кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын,  мунчада – 2 янгын, машинада – 1 янгын,  башка объектларда – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 6 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 9 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  3 тапкыр чыктылар. Шул исәптән баткан кешене эзләү буенча –1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча– 1 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.  

06.05.2018 ел 03.07 Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 116 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы панель торак йортта тугызынчы каттагы фатирда диван янды. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1963 елгы ир-атны һәм 1967 елгы хатын-кызны коткардылар. Зыян күргән хатын-кызны төрле тән җәрәхәтләре белән Әлмәтнең хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

06.05.2018 ел 15.57 Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан урамы, 99 нчы йорт, фатир.

Ундүрт катлы күпфатирлы торак йортта тугызынчы каттагы фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, йортның торучылары 4 баланы коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International