Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 199 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 46 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 124 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 7 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
05.05.2018 ел 03.54 Түбән Кама шәһәре, Җиңүгә 30 ел урамы, йорт.
Тугыз катлы панель торак йортта бишенче каттагы коридорда ут чыкты. 3 кв.м. мәйданында әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр бишенче каттан автобаскыч буенча ике кешене коткардылар, ике баланы баскыч буенча эвакуацияләделәр. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96