Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2018 елның 5 мае, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 130 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 67 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортларда – 1 янгын, күрфатирлы йортларда – 1 янгын, машинада – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 10 тапкыр. 

04.04.2018 ел 01.33 Казан шәһәре, Идел буе районы, Дуслык бистәсе, Җиләкле 1 урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 70 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1949 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International