"Мин янгын сүндерүче булам, мине өйрәтсеннәр!": Алабуга районының балалар бакчасында "Ягез әле, янгын сүндерүчеләр!" конкурсы үтте

2018 елның 4 мае, җомга

Баланы иминлек кагыйдәләренә өйрәтү һәм ут ни дәрәҗәдә куркыныч булырга мөмкинне һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнне аңлату мөһим. Нәкъ менә шул максат белән "Улыбка" 30 нчы балалар бакчасында 4 нче әзерлек төркеменең балалары арасында "Ягез әле, янгын сүндерүчеләр!" конкусры үтте.  Тәрбияләнүчеләр уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар, логик фикерләүне, тиз уйлауны, проблемалы хәлләрне чишкәндә инициативлы булуны үстерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International