Рөстәм Миңнеханов 2018 ел Дөнья чемпионатына әзерлек турында: Бөтен өлкәләрдә дә иминлек гарантияләргә кирәк

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Куркынычсызлык Советы, ТР Террорчылыкка каршы комиссия, Хокук тәртибен тәэмин итү координацион киңәшмә, Казанда FIFA дөнья футбол чемпионатының матчларын үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча региональ идарәара оператив штаб, ТР Оператив штабы һәм Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең уртак киңәйтелгән утырышы узды. Ул 2018 елда дөнья футбол чемпионатын үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча мәсьәләләргә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International