Янгын куркынычы арту бәйле рәвештә Марий Эл Республикасының территориясендә җирле хөкүмәт карары белән 2018 елда 29 апрельдән 13 майга кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнде һәм урманнарда гражданнарның булуы һәм аларга транспорт чаралары белән керү чикләнгән. Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин адресына Марий Эл Республикасы хезмәттәшләреннән килде.