ТР гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге каомиссиясенең утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте. Комиссия эшендә шулай ук катнаштылар: Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, башка кызыксынган министрлыкларның һәм идарәчелекләрнең җитәкчеләре. Җәйге янгын куркынычы сезонына әзерлек турында төп докладны ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев сөйләде.