Татарстан Республикасы территориясендә ташкын хәленең контроле буенча 2018.26.04 көненә 10.00 гә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең оператив штаб мәгълүматы
2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
2018.26.04 көненә 10.00 гә Татарстан Республикасы территориясендә 1 муниципаль берәмлектә 1 торак пунктында 2 йорт яны җирләрен су баскан. 2 түбән күпер һәм туфрак автомобиль юлының 1 өлеше су басылган.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.