Русия ГТХМ министры Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышын үткәрде

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында видеоконференция режимында катнаштылар. Утырышны ГТХМ министры Владимир Пучков үткәрде. Төп мәсьәлә — FIFA 2018 Дөнья чемпионатын Русиядә үткәрү чорында иминлек тәэмин итү буенча чараларны башкару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International