Татарстан Республикасы территориясендә ташкын хәленең контроле буенча 2018.25.04 көненә 10.00 гә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең оператив штаб мәгълүматы
2018 елның 25 апреле, чәршәмбе
2018.25.04 сәгать 10.00 гә Татарстан Республикасы территориясендә 1 муниципаль берәмлектә 1 торак пунктта 6 йорт яны җирләре, 2 түбән күпер һәм 1 туфрак юлының өлеше су басылган килеш калып тора.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.