Дәүләт Советында балаларның рәсем, инша һәм эссе республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүенең 25 еллыгына багышланган онлайн-тест җиңүчеләре һәм яшь геройлар билгеләнде. Яхшылардан иң яхшыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.