Татарстан Республикасы территориясендә ташкын хәле контроле буенча 2018.20.04 көненә 10.00 гә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең оператив штаб мәгълүматы
2018 елның 20 апреле, җомга
Татарстан Республикасы территориясендә 1 торак пунктта 6 йорт яны җирләре су басылган килеш калып тора. 6 муниципаль районда 5 түбән күпер һәм туфрак автомобиль юлының 1 өлеше су басылган килеш, автомобиль юлының 1 арасы өлешчә юылган.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.