Бүген Бөтенрусия команда-штаб укуларның өченче ахыргы этабында РСЧС Биектау звеносының хезмәткәрләре табигый янгыннар аркасында чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча практик гамәлләре эшкәрттеләр. Өйрәнүләрдә Биектау янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары, табиблар, полиция хезмәткәрләре, транспортчылар, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркемнең шәхси составы эшләтелде.