Бүген Бөтенрусия команда-штаб укуларның икенче этап чикләрендә РСЧС территориаль система астының Яшел Үзән звеносының хезмәткәрләре язгы ташкын аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча практик гамәлләрне шомарттылар. Укуларда Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлегенең көчләре һәм чаралары, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре, шулай ук ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркемнең шәхси составы эшләтелде.