2018 елда язгы боз эрү чорында республиканың су объектларында кешеләр үлүне булдырмау, су объектларында һәлакәтләргә җитез җаваплау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе 6 апрельдән бозда күп кеше җыела торган урыннарда вакытлы коткару постлар куячак, алар тәүлек буе эшләячәк. Тәүлек буе нәүбәтчелек барлыгы 8 урында оештырылачак.