Ишегалды территорияләрен су баскан очракта халыкның гамәлләре

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Су басу, ташкын барлыкка килү янаулары очрагында гамәлләр:

• ташкын комиссиясе һәм коткару хезмәтләренең мәгълүматын тыңларга, игътибарга алырга һәм барлык таләпләрен үтәргә;

• газ, электр энергиясе һәм суны сүндерергә;

• яна торган мичләрдә утны сүндерергә;

• кыйммәтле әйберләр һәм җиһазларны югары катларга яисә чарлакка күчерергә;

• ишекләрне һәм тәрәзәләрне ябарга, хәтта аларны такталар белән кадакларга;

• хайваннарны йортлардан чыгарырга, ә этләрне ычкындырырга;

• су күтәрелгәндә йөзеп китә ала торган утын яисә әйберләрне бинага (сарайга) күчерергә яхшырак;

• судан бозыла торган әйберләрне баздан чыгарырга;

• эвакуациягә әзерләнергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International