Тәүлек эчендә Татарстанда 2 янгын чыккан

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр,  кыска ялганыштан – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда  – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга   - 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән башка сәбәпләр буенча– 5 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 10 тапкыр. 

04.04.2018 ел 18.31 Казан шәһәре, Совет районы, Зур Урам урамы, 11 нче йорт, фатир.

Алты катлы торак йортта дүртенче каттагы дүрт бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1938 елгы ир-ат мәетен һәм 1937 елгы хатын-кыз мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • көймәне, бауны, баскычны, резин итекләрне, сигнал җайланмаларын әзерләп куегыз;
  • азык – төлек запасын, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасын, кирәкле даруларны, кыймәтле әйберләрне һәм кием - салымнарны бинаның, йортның өске катына, чормага, менгерегез;
  • докуметларны су үткәрми торган пакетларга салыгыз;
  • өйдә газны, суны һәм утны сүндерегез, вакытыгыз булса ишекләрне һәм тәрәзәләрне такта белән кадаклап чыгыгыз;
  • мал – туарны алдан әзерләгән урынга күчерегез.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International