Рөстәм Миңнеханов: Су объектларында гражданнарның ял итүе һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен шартларны корырга кирәк

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Соңгы ун ел эчендә Татарстанда су объектларында үлүчеләр саны 2,7 тапкыр кимегән — 259 дан 94 кә. Бүген ТР Иминлек Советы, Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә һәм террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Соңгы елларда коенган вакытта барлык үлем очраклары җиһазландырылмаган ял итү урыннарында теркәлә, шуңа күрә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин иҗтимагый пляжларның санын арттыру кирәге турында белдерде  — ким дигәндә тагын 59 пляж кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International