Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов брифинг вакытында хәбәр итте. Брифинг темасы: "2018 елдагы язгы ташкын чоры һәлакәтсез үтү һәм яз вакытында бозда гражданнарның иминлеген тәэмин итү". Ул бүген ТР Министрлар Кабинетында үтте. ММЧ вәкилләре белән очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары Николай Суржко һәм ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең Гидрометцентр үзәгенең җитәкчесе Феликс Гоголь катнаштылар.