Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын, мунчада – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 11 тапкыр.
24.03.2018 ел 09.38 Лаеш шәһәре, Матросов урамы, 22 нче йорт, фатир.
Ике катлы күпфатирлы панель торак йортта икенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр, 1955 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96