Ташкын сулары имин узу буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга, — шундый бурычны бүген комиссия утырышы вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы КЧС ПБ рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының башлыкларына тапшырды. Утырышта Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады.