Казанда язгы ташу чорына хәзерләнү буенча планлы эшләр үткәрелә

2018 елның 23 марты, җомга

Бүген Казан коткаручылары һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты карамагындагы Гражданлык саклау идарәсе язгы ташкын вакытында начар нәтиҗәләрне киметүгә юнәлгән планлы чараларны үткәрергә башлады. Комиссия Казан шәһәре Совет районы Чебакса авылы янында мелиоратив буа хәлен тикшерде, ә Казан коткаручылары горводоканал эшчеләре белән бергә суүткәргеч торбаларның башларын боздан һәм кардан чистартуны үткәрделәр һәм су астында урнашкан торбаның үткәрү сәләтен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International