Дәүләт Советы утырышында 2010-2017 еллар нәтиҗәләре буенча гражданнар оборонасы, янгын иминлеге, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын үтәү турында доклад тыңланды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Думасы федераль башкарма хакимият структураларының бүлекчәләренең җитәкчеләрен төбәкләрдә тыңларга карар кабул ителде. Чыгышлары тәмамланганда депутатлар докладчыларга сораулар бирделәр. Доклад буенча фикер алышуда шулай ук депутатлар Артем Прокофьев, Татьяна Воропаева, Илдус Касыймов катнаштылар.