Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 12 тапкыр.
22.03.2018 ел 06.12 Чистай шәһәре, Хлебная урамы, йорт.
Беркатлы шәхси мунчада һәм сарайда ут чыкты. Мәйданы 36 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1963 елгы хатын-кыз мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-9