Зур куркынычсызлык бәйрәме Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе территориясендә узды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә кунакка 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар килде. Алар барысы да «Бозда һәм суда уяу булам» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләр.