Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтү һәм профилактика эшләр бүлегенең хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә Түбән Кама яшәүчеләренең күпфатирлы йортлары буенча профилактик рейдлар уздырды. Бу рейдның максаты — янгын иминлеге чаралары белән, шулай ук автоном янгын белдерүчеләрнең (АЯБ) нәтиҗәле эшләве турында халыкны таныштыру. АЯБ белән җиһазланган йортларда янгынны күреп алу һәм аны башлангыч стадиядә бетерү шактый югары булганны практика раслый.