Яр Чаллыда 4 нче отрядның 45 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең уку-матди базасында "2018 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме" исеменә ярышларның беренче этабы үтте. Ярышларның шартларынча төркемнәрнең һәрберсенә шартлы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автомобильдән зыян күрүчеләрне тиз һәм дөрес чыгарырга һәм аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтергә туры килде.