Иминлек культурасы елы: Казан шәһәре ОСВОД сафларына Идел су транспорты университетының Казан филиалының 20 студенты басты

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Республика һәм Казанның Суларда коткару җәмгыятенең хезмәткәрләре су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге белән бергә бүген Иминлек культурасы елы чикләрендә яшьләр өчен Татарстанның су объектларында иминлеккә багышланган дәрес үткәрделәр. Идел су транспорты университетының Казан филиалының студентлары төп тыңлаучылар булды. Үзләренең һөнәре аркасында киләчәктә аларга суда коткару һәм су объектларында иминлек оештыру белемнәре кирәк булачак. Лекцияләрдән башка ОСВОД хезмәткәрләре һәм ГТХМ белгечләре яшь буын өчен суда коткару буенча практик мастер-класслар күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International