Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 2 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын, башка объектларда – 4 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
09.02.2018 ел Казан шәһәре, Муштари урамы, йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1937 елгы хатын-кызны коткарды. 1936 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аларны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96