Суыклар аркасында ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан яшәүчеләрен янгын иминлеге чараларына бигрәк игътибарлы булырга сорый

2018 елның 2 феврале, җомга

Ялгыз, карт гражданнар, күп балалы гаиләләр тору урыннары — тагын ГТХМ хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә. Практика күрсәткәнчә, нәкъ түбән температура шартларында торак секторда янгыннарның һәм януларның саны арта. Яшел Үзәндә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм социаль яклау эшчеләре идарәара рейдларны еш үткәрә. Профилактика рейдларның төп максаты — җәза бирергә түгел, ә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү нәрсәгә китерә алганны күрсәтергә һәм аңлатырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International