Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында психологик ял алу бүлмәсен 2012 елда җаһазландырганнар. Башта ул минималь мебель күләме белән кечкенә кабинет булган иде. Әмма вакытлы финанслау һәм махсус программаларны тормышка ашыру аркасында озакламый монда иң яңа җиһазлар һәм техника килеп чыкты. Хәзер бу хезмәткәрләрнең психоэмоциональ ял алуы өчен барлык кирәкле җиһазлары куелган чын бүлмә.