2018 елда 6 гыйнварда Минзәлә районы Воровский ис. Совхоз поселогында бер өйдә янгын килеп чыгып, өч кешенең, шул исәптән ике баланың, гомерен өзгән. Шундый очраклар кабатлануны булдырмас өчен, шулай да халыкны янгын иминлеге чараларына өйрәтү максаты белән Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре халык белән очрашу һәм җыелу чикләрендә профилактика эшен үткәрәләр.