Автономияле янгын белдерүчесен кую буенча социаль акциясе баруында аларның ярдәме белән республиканың барлыгы 18 яшәүчесе, шул исәптән 9 бала, коткарылган.
2017 елда 25 гыйнварда 16 сәгать 22 минутта Югары Ослан районы Чернышёвка авылында ике катлы өйдә янгын турында хәбәр килде. Шул өйнең яшәүчеләре янгынны янгын сүндерү бүлекләре килгәнче сүндергәннәр. Барлык яшәүчеләр фатирларыннан үзләре чыкканнар, чөнки 16 сәгать 20 минут тирәсендә күршеләр автономияле янгын белдерүчесенең тавышын ишеткәннәр. Янгын нәтиҗәсе буларак: тәрәзә блогы, обойлар өлешчә, урындыклар һәм 2 кв. м мәйданында идән янган. Янгынның башлангыч сәбәбе — утны саксыз куллану.