Гадәттән тыш хәл: Идел елгасында боз кичүе буенча барганда салонында ике кеше пассажиры булган автомобиль рөхсәт ителгән тизлекне арттырган һәм, хәрәкәт юлыннан чыгып, боз астына өлешчә төшеп киткән. Тактика-строй укуларның "легендасы" шундый булган. Бу укуларның төп максатлары — коткару бүлекләрен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча хәрәкәтләргә хәзерләү, башка бүлекләр белән хезмәттәшлектә ГИМС инспекторлар составының практика белемен камилләштерү, гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшләргә әзер булуны тикшерү. Моннан тыш, уку көненең икенче этабы "Снегоход-2018" операциясен үткәрү булды.