Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
23.01.2018 ел 01.50 Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселок, Бертуган Бакировлар урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 63 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1977 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
23.01.2018 ел 18.43 Казан шәһәре, Идел буе районы, Р. Зорге урамы, 111 нче йорт.
Тугыз катлы торак йортта бишенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1965 елгы ир-атны коткардылар. Аңсыз килеш аны хастаханәгә алып киттеләр. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96