Тәүлек эчендә Татарстанда 14 янгын чыккан

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада  14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, гаражда – 1 янгын,  мунчада – 6 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 7 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 6 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.

21.01.2018 ел 00.08 Лениногорск шәһәре, Спортивный урамы, 2 нче йорт, фатир.

Ике катлы кирпеч күпфатирлы йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. 10 кв. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1961 елгы хатын – кыз, 2017 елгы малай һәм 2016 елгы малай зыян күрделәр. Төрле тән җәрәхәтләре белән аларны Лениногорск хастаханәсенә озаттылар. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 10 кеше коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү

21.01.2018 ел 12.09 Түбән Кама шәһәре, Корабельный урамы, 3 нче йорт, бүлмә.

Тугыз катлы торак йортта икенче каттагы бүлмәдә ут чыкты. 10 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр , 1951 нче елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

21.01.2018 ел 14.40 Тукай МР, Комсамолец авылы, Яр урамы, йорт.

Ике катлы бүрәнәле шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 48 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1964 елгы хатын-кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International