Алабугада электр белән тәэмин итүне кайтару буенча эшләр бара

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

2018.01.19 сәгать 11.22 дә Алабуга шәһәрендә электр белән тәэмин итүнең өзелүе турында хәбәр килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча 70,2 мең кешелек шәһәр бөтенләй сүндерүгә эләккән. Сүнүнең сәбәбе — Тойма 2 — Алабуга 1 подстанцияләр арасында һава линиясе ватылу һәм, нәтиҗә буларак, саклану автоматикасы эшләп китү. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең оператив штабы корылган һәм эшли бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International