Русия ГТХМ "Спасатель" гәзит редакциясе оештырган шундый исемле фотоконкурс башланды. Конкурска җибәрелгән иң яхшы фотографияләр гәзиттә бастырылачак. 2017 елның җиңүчеләренә редакциядән призлар биреләчәк. Конкурска ГТХМ хезмәткәрләре гади булмаган фон алдында ясалган фотографияләр кабул ителә (бу гади булмаган эш урыны да, эштә булган кызык, күңелле вакыйга да булырга мөмкин). Төп шарт — кадрдагы кеше Русия ГТХМ бүлекләренең формасында булырга тиеш (коткаручы, янгын сүндерүче, ГИМС, ГПН инспекторы).