Быел иң хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Яшел Үзән янгын сагы Мңнеханов Нугман Абдрахманович үзенең йөзенче туган көнен билгеләп үтәр иде. 100 еллык юбилей хөрмәтенә Минниханов гаиләсе, блалары һәм оныклары Яшел Үзән янгын сагы музеена барып кайттылар.
Миңнеханов Нугман Абдрахманович 1917 елның 15 нояберендә туа. 1938 елда аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Ә сугыш башлангач, яшь Нугманны шунда ук фронтка җибәрәләр. Ул 3нче Белорусс фронтында сугышкан, Кырым ярымутрау азат итү буенча сугышларында катнашкан. Кызыл Йолдыз Ордены, Ватан сугышы Ордены, «Германия Бөек Ватан сугышында җиңгән» I дәрәҗә медале, шулай ук күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыш еллары эссез үтмәгән. Нугман Абдрахманович өч тапкыр яраланган булган.
1970 елында Миңнеханов Нугман Абдрахманович Яшел Үзән шәһәр янгын төркеме башлыгы булып билгеләнә . Соңгы елларда янгын саклау хезмәтендә ул 17 тапкыр билгеләп үтелде, премияләр белән бүләкләнде. Хәтта чыккач та, ул иҗтимагый тормышта актив катнашты.
1994 елда Миңнеханов Нугман Абдрахманович вафат була.
Гаилә Нугман Абдрахманович өчен һәрвакыт ышанычлы таяныч. Тормыш иптәше белән алар биш бала үстергәннәр. 25 кешедән торган гаилә делегациясе 52нче янгын-коткару өлешенә музей белән танышу өчен килделәр. Миннихановлар гаиләсе Нугман Абдрахманович хезмәте белән бәйле өстәмә материаллар (фотография, документлар, бүләкләр) музейга тапшырды.
Алар үз тәэсирләрен һәм фикерләрен мактаулы кунаклар китабында калдырдылар: «Эчтәлекле экскурсия өчен бик зур рәхмәт әйтәсе килә! Безнең гаилә, балалар белән 25 кеше составында күп яңа мәгълүмат алды! Рәхмәт!»