ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2024 ел
шимбә

Елның беренче ике ае дәвамында авылларда һәм  бистәләрдә гадәттәгечә халык җыеннары уздырыла, анда яшәүчеләр башкарма хакимият органнары вәкилләре белән бергәләп борчыган сораулар  турында фикер алышалар, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлиләр. Гражданнар җыеннарында катнашу - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга юнәлдерелгән мәгълүмати эш алып баруның тагын бер мөмкинлеге.


16
февраль, 2024 ел
җомга

Казанның 19 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янгын куркынычсызлыгы Гәдәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре оештырган дәресләре барышында  үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат кына түгел, тематик уеннарда да уйнадылар.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районының Түбән Яки авылы янында урнашкан 5 нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары кыр шартларында бик кирәкле махсус техниканы һәм махсус хәрби операция сугышчыларының позицияләрен яшерү өчен маскировка челтәрләрен үрәләр, блиндажларны җылыту өчен окоп шәмнәре ясыйлар, барлык отрядлар тарафыннан ирекле рәвештә башка милек сатып алуга акча җыялар.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 42 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга – 1 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 2 тапкыр, ялган чакыруларга – 21 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 8 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 5 янгын, машина яну – 1 янгын, халыкка сервис хезмәте күрсәтү учреждениеләрендә - 1 янгын, башка объектлар – 1 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 5 кешене коткарганнар.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сигезенче тапкыр «Коткару йолдызы» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты батырлык-патриотик фестивален үткәрә.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 30 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндерделәр, шуларның – 6 янгын торак биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бөтенроссия гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча фәнни-тикшеренү институтында территориаль органнары җитәкчеләре белән укыту-методик җыен узды.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 31 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга – 2 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруларга – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә - 6 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 6 янгын, башка объектлар – 1 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

«Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия спорт акциясенә быел Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалының Янгынга каршы федераль хезмәт отрядының 70 хезмәткәре кушылды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы флагы астында, бер ярым чакрымга сузылган күпләп йөгерүдә янгын сүндерүчеләр, янгыннарны профилактикалау инженерлары, җитәкчелек составы катнашты - бу көнне Түбән Кама нефть химиясе комплексын саклау буенча хәрби кизү торудан азат булган барлык янгын сүндерүчеләр катнашты.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 41 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 12 янгынны сүндерделәр, шуларның 11 – торак биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International