2024 елның 12 февралендә булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 31 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга – 2 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруларга – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә - 6 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында – 6 янгын, башка объектлар – 1 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 4 янгын, ут белән саксыз эш итү – 2 янгын, ут төртү – 1 янгын.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – 3 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – 4 тапкыр.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 1 тапкыр, авыруны алып бару, профилактик эшләргә – 9 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International