2024 елның 13 февралендә булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 30 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндерделәр, шуларның – 6 янгын торак биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү – 4 янгын, ут төртү – 1 янгын.

Башка чакырулар – 19 тапкыр чыгу, шулардан: ялган чакыру – 11 тапкыр, янусыз кыска ялганышка – 1 тапкыр, азык януга – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 4 тапкыр, башкалар – 2 тапкыр.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – 2 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләре янгыннарны сүндерүгә чыгулары – чыкмаганнар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 3 тапкыр: 1 тапкыр – ишек ачуга, 1 тапкыр – яткан авыруга ярдәм итү, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтүгә – 1 тапкыр, профилактик эшләргә – 9 тапкыр.

Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе исегезгә төшерә:

Торакка янгын хәбәрчесе куегыз! Ул янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк!Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!

Татарстан Республикасы буенча гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International