Олег Степущенко: “Лаеш районында булган һәлакәттә 112 хезмәте хезмәткәренең гаебен мин күрмим”

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко бүген журналистлар өчен брифинг үткәрде. Ул Лаеш районында булган һәлакәттә 112 хезмәте хезмәткәренең гаебе булмаганын аңлатты.

Искә төшереп, 10 октябрьдә Һәвәскәрләр балыкчылыгы федерациясе активисты Сергей Елесин исерек җинаятьчеләр кулыннан вафат булган. Үлем алдыннан берничә минут иртәрәк ул 112 кизү диспетчер хезмәтенә шалтыратып куркыныч янау турында хәбәр итәргә җитеште.112 хезмәт диспетчеры чакыруны кабул итеп Лаеш районы полициясен белдерергә җитеште. Әмма блогерлар һәм кайбер ММЧ 112 хезмәтен бәлага эләккән кешегә ярдәм итмәүдә гаепләргә ашыкты.

— 112 хезмәте тулы рәвештә Россиянең әлегә ике регионында гына эшли – Татарстанда һәм Курск өлкәсендә. Бу проекты җибәрү буенча без Россиядә беренче булдык. Ай саен 112 гә чакырулар арта бара. Быел 9 ай эчендә генә монда 1 миллион 650 мең чакыру килде. Бу бер көнгә 6 меңнән артык чакыру. Алар бөтенесе кабул ителгән, эшкәртелгән һәм җибәрелгән, — дип тәмамлады чыгышын Олег Степущенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International