2024 елның 15 апрелендә булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 22 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндерделәр, шуларның торак бина (корылмалары) һәм каралты корылмаларында - 2 янгын.Һәлак булучылар юк, 1 кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре:электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү - 2 янгын.

Башка чакыруларга чыгу - 19 чыгу, шулардан: ялган чакырулар - 6 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, азык януга - 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 9 тапкыр.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – чыкмаганнар.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - чакырылмаганнар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 3 тапкыр. Шуларның: суда эзләү-коткару эшләре - 1 тапкыр, авыруны ашыгыч ярдәм машинасына җиткерү - 1 тапкыр, балага ярдәм күрсәтү - 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 8 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне исегезгә төшерә:

Торакка янгын хәбәрчесе куегыз! Ул сезнең янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк! Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

 

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International