Коридор тибындагы йортларда: Яшел үзәндә «Торак» янгын-профилактика операциясе дәвам итә

2024 елның 2 феврале, җомга

"Коридор тибындагы йортлар", яки тулай тораклар даими рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең игътибарында. Нәкъ менә шундый йортларда еш кына янгын чыга, нәтиҗәдә кешеләр һәлак булырга мөмкин. Биналарның конструкцияләре һәм планировкасы үзенчәлекләре һәм биредә яшәүче контингент мондый йортларда янгыннар барлыкка килгәндә өстәмә куркынычлар тудыра.

Чираттагы рейдларны Яшел үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары Тургенев урамы, 60, Гагарин урамы, 6а, Заикин урамы, 14, Паратская урамы, 4 коридор тибындагы йортларда үткәрделәр.

Тикшерү барышында алар йортта яшәүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, белешмәлекләр тараттылар. Күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар бирелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күп балалы ата-аналарда янгын турында хәбәр итүчеләрнең булуын, әлеге приборларның төзеклеген тикшерәләр. Кирәк булса, өстәмә датчиклар урнаштыралар. Мондый күчмә тикшерүләрне инспекторлар Яшел Үзәндәге коридор тибындагы барлык йортларда да үткәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International