Яшел Үзән янгынчылары «Неопалимая купина» иконасын бәйрәм итү көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

XVI гасырдан башлап, могҗизалы «Неопалимая Купина» иконасы Россиядә иң киң таралган богородик изге урыннарның берсе булган, аны һәр православие гаиләсендә табигый бәла-казалардан, яшеннәрдән, бигрәк тә янгыннардан саклаучы дип санаганнар. «Неопалимая купина» иконасын искә алу көнендә гарнизонның часовнясында ел саен рәхмәт догасы ясыйлар. Быел хезмәтне рухани - протоиерей Владимир Кондратьев, Андрей Первозванный храмы рухание җитәкли.

- Янгын часте территориясендә гыйбадәтханә булу чиркәүнең халык сакчылары турында күп гасырлык кайгыртуын күрсәтә, кешеләрне уттан саклау буенча янгынга каршы хезмәтнең эшчәнлеген хуплавын күрсәтә, - дип шәрехли Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин. - Чиркәү йолаларын үтәп, дин әһелләре янгын сүндерүчеләрнең рухының ныклыгы, аларны саклау һәм коткару турында кайгырта, шәхси составка рухи ярдәм күрсәтә.

 

Резедә Йосыпова, Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФЯХ отрядының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International